Украин теле
Украин теле | |
Үзисем: |
українська мова |
---|---|
Илләр: |
Украина, Россия, Польша, Канада, Казакъстан, Беларус, Румыния, Словакия, Сербия, АКШ, Маҗарстан, Чехия |
Күзәтүдә тора: |
Украина милли фәннәр академиясе[d], Институт украинского языка НАН Украины[d], Институт языкознания имени А. А. Потебни[d] һәм Commissioner for the Protection of the State Language[d] |
Сөйләшүчеләр саны: | |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: |
Һинд-аурупа телләре гаиләсе
|
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
укр 720 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Украин теле (укр. українська мова) — көнчыгыш славян телләренең берсе. Сөйләшүчеләр саны 45 млн кеше. Шулардан 37 млн өчен украин теле — туган теле. Белорус һәм рус телләренә якын.
Күбесенчә Украинада таралган, шулай ук Россиядә, Беларустә, Казакъстанда, Ләхстанда, Словакиядә, Романиядә, Молдовада, Маҗарстанда, Сербиядә, Канадада, АКШта, Австралиядә зур украин җәмгыятьләре бар.
Украин теле Украинада һәм Кырым Җөмһүриятендә ( Россия Федерациясе)[5] рәсми тел хәләтенә ия.
Украин теленең сүзлеге нигезендә борынгы славяннар лексик фонды тора, Киев Русе һәм соңрактагы чорларында килеп чыккан сүзләр: гарний «матур», «яхшы»; мрія «хыял»; щоденний «көн саен», діяти «эшләү» .
Украин теленең сөйләмнәре өч төркемгә бүленә: көньяк-көнбатыш (шул исәптән Волыния, Галиция, Карпатлар сөйләме), төньяк һәм бүгенге әдәби телнең нигезе — көньяк-көнчыгыш сөйләме.
XVIII гасыр ахырында заманча украин теле формалаша. Украин әдәби теленә нигез салучы — Иван Котляревский булып санала. Тарас Шевченконың иҗаты әдәби телнең кагыйдәләрен үстерүгә зур өлеш кертә.
Язуы кирил әлифбасы нигезендә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ (ингл.)Всеукраїнський перепис населення 2001 | English version | Results | Nationality and citizenship | The distribution of the population by nationality and mother tongue | Selection: 2012 елның 20 ноябрь көнендә архивланган.
- ↑ (ингл.)Всеукраїнський перепис населення 2001 | English version | Results | Nationality and citizenship | The distribution of the population by nationality and mother tongue | Selection:
- ↑ Languages Spoken by More Than 10 Million People (Языки, на которых говорят более 10 миллионов человек) по данным энциклопедии Encarta. әлеге чыганактан 2009-10-31 архивланды. 2015-11-22 тикшерелгән.
- ↑ Ethnologue: Statistical Summaries 2011 елның 7 август көнендә архивланган. SIL International
- ↑ (рус.) Договор между Российской Федерацией и Республикой Крым о принятии в Российскую Федерацию Республики Крым и образовании в составе Российской Федерации новых субъектов, Статья 3
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|