Nothing Special   »   [go: up one dir, main page]

Эчтәлеккә күчү

Бухта

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бухта latin yazuında])
Бухта
Сурәт
Үрнәк элементы Pendour Cove[d] һәм Песчаная[d]
 Бухта Викиҗыентыкта

Бухта (алман. Bucht) — ачык сулыктан (океан, диңгез, күл, сусаклагычтан) берникадәр коры җиргә кереп торган, артык зур булмаган култык.

Сиәтл шәһәре Эллиот бухтасы (Elliott Bay) тирәли төзелгән

Алман телендә «бухта» (алман. Bucht) сүзе ике мәгънәдә кулланыла. Бәгъзән, култык (Гудзон култыгыалман. Hudson-Bucht), бәгъзән исә диңгез (Баффин диңгезеалман. Baffin-Bucht) мәгънәсен бирә.

Кагыйдә буларак, бухталар кораблар ышыкланып тору өчен хезмәт итә. Кайбер урыннарда бухталар ачык сулыктан коры җир кисәкләре (ярның чыгып торган урыны, кыя, борын, янәшәдәге утраулар, ясалма моллар һ. б. төрле утырмалар) белән аерылып алынган була. Шулар ярдәмендә бухтадагы корабларга көчле дулкыннардан һәм җилдән сакланырга мөмкин була.

Һа Лонг бухтасы, Вьетнам. 2013
Һа Лонг бухтасы, Вьетнам. 2013
  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 4 (Бо-Ве). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-333-8
Логотип Викисловаря
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «Бухта»
  1. Карта Камчатского берега. University of Alaska Fairbanks