Алман теле
Алман теле | |
Үзисем: |
Deutsch [dɔʏtʃ] |
---|---|
Илләр: |
Алмания, Австрия, Швейцария, Лихтенштейн, Бельгия, Италия, Люксембург, Россия һәм башка 36 ил |
Рәсми халәт: |
Алмания, Австрия, Лихтенштейн, Швейцария, Люксембург, Бельгия һ. б. |
Сөйләшүчеләр саны: |
110 миллион (туган тел) |
Дәрәҗә: |
10 |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Алма́н теле́, немец теле (алм. Deutsch, deutsche Sprache) — алманнар, австриялеләр, лихтенштейнлылар һ. б. халыкларның теле. Алман теле күп үзәкле тел булып тора, төрле төбәкләрдә күп стандарт юрамаларны кертә. Алмания, Австрия, Лихтенштейн, Швейцария, Люксембург, Бельгия дәүләтләренең рәсми теле. Шулай ук алман теле кайбер Европа һәм Европадан тыш илләрдә азчылык теле булып тора, мәсәлән, Румыниядә һәм Көньяк Африка Җөмһүриятендә һәм шулай ук Африкада Намибиядә милли тел булып тора. Латин әлифбасы кулланыла.
Грамматикасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алман телендә исем сүзләрнең өч роды барː ир-ат, урта һәм хатын-кыз. Исем сүзләрнең берлек һәм күплек саны бар. Исем сүзләр килешләр буенча төрләнә. Исем сүзләр баш хәрефтән языла. Алман теле өчен берничә исем сүзне бер сүзгә кушып кушылма сүзләр формалаштыру хас. Мәсәләнː das Lehrbuch - дәреслек. Алман телендә билгеле булу һәм билгесезлек артикльләре кулланыла.
-
Алман теле таралуы
-
Йоһанн Кристоф Аделунгның алман теле сүзлегенең титул бите, 1774
-
Алман теленең беренче томының титул бите
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]• В.Б.Медведев - НЕМЕЦКИЙ ЯЗЫК ДЛЯ ВАС/DEUTSCH FÜR SIE - Казань, 95 - АН Республики Татарстан, ФӘН
• С.А.Матвеев - Все правила немецкого языка + приложения - МːАСТ, 2016 - ISBN 978-5-17-098933-1
• С.А.Волина, Г.Б.Воронина, Л.М.Карпова - ВРЕМЯ НЕМЕЦКОМУ - МːИностранный язык, Лист-Нью, 2001 - ISBN 5-94045-057-1
• Ярцев В.В. - DEUTSCH FÜR SIE UND... - МːМосковский Лицей - ISBN 5-7611-0188-2