Бухта
Внешний вид
Бухта | |
Үрнәк элементы | Pendour Cove[d] һәм Песчаная[d] |
---|---|
Бухта Викиҗыентыкта |
Бухта (алман. Bucht) — ачык сулыктан (океан, диңгез, күл, сусаклагычтан) берникадәр коры җиргә кереп торган, артык зур булмаган култык.
Этимология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алман телендә «бухта» (алман. Bucht) сүзе ике мәгънәдә кулланыла. Бәгъзән, култык (Гудзон култыгы — алман. Hudson-Bucht), бәгъзән исә диңгез (Баффин диңгезе — алман. Baffin-Bucht) мәгънәсен бирә.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кагыйдә буларак, бухталар кораблар ышыкланып тору өчен хезмәт итә. Кайбер урыннарда бухталар ачык сулыктан коры җир кисәкләре (ярның чыгып торган урыны, кыя, борын, янәшәдәге утраулар, ясалма моллар һ. б. төрле утырмалар) белән аерылып алынган була. Шулар ярдәмендә бухтадагы корабларга көчле дулкыннардан һәм җилдән сакланырга мөмкин була.
Кайбер бухталар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Балаклава бухтасы (Акъяр, Севастополь) — Аурупаның иң тирән бухтасы.
- Авача бухтасы — Тын океанның Камчатка ярында урнашкан дөньяның иң эре бухталарының берсе. Озынлыгы 24 км, керү юлында киңлеге — 3 км, гомуми мәйданы 215 км². Тирәнлеге 26 м га җитә[1].
- Геленҗик бухтасы
- Акъяр (Севастополь) бухтасы
- Цемес (Новороссийск) бухтасы
- Босфор бугазында Алтын мөгез (яки Haliç) бухтасы
- Бакы бухтасы
- Алтын Мөгез бухтасы (Владивосток)
- Авача бухтасы (Петропавловск-Камчатский)
- Провидения бухтасы (Анадырь, Чукотка АО)
- Һа Лонг бухтасы (Вьетнам)
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Геленҗик бухтасы, Кара диңгез
-
Акъяр бухтасы кояш баеганда. Кара диңгез
-
Цемес бухтасына Маркотх кыясыннан күренеш. Новороссийск. Кара диңгез
-
Балаклава бухтасы. Кара диңгез. Акъяр
-
Авача бухтасы һәм Коряк сопкасы. Петропавловск-Камчатский
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 4 (Бо-Ве). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-333-8
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Карта Камчатского берега. University of Alaska Fairbanks