Әхәт Мушинский
Әхәт Мушинский | |
---|---|
Ә.Х. Мушинский | |
Туу датасы: | 27 май 1951 (73 яшь) |
Туу урыны: | Казан |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы, мөхәррир |
Иҗат итү еллары: | 1979 елдан |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | хикәя, повесть, роман |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | «Яшә-борылып карама» хикәясе (рус.)(1979) |
Премияләр: | Г.Р. Державин премиясе (2002) |
Бүләкләр: | РФ милли әдәби бүләге (2006) |
Әхәт Мушинский, Әхәт Хәй (Габделхәй) улы Мушинский (Мөхәммәтшин), рус. Мушинский Ахат Хаевич (27.5.1951, Казан) — язучы, рәссам. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1984). Татар ПЕН-үзәге әгъзасы-башкарма директоры (1995). РФ милли әдәби бүләге лауреаты (2006). Г.Р. Державин бүләге иясе [1] (2002).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1951 елның 27 маенда Казанда актерлар гаиләсендә туган. Әтисе Хәй Хафиз улы Мушинский (1908-1994) — Татар дәүләт академия театры актеры, соңрак һөнәри фокусчы.
Мәктәпнең сигез сыйныфын, Казан энергетика техникумын (1970), Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган (1978). 1970-1972 елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1972-1976 Армиядән кайткач, Казан органик синтез заводында техник-электрик, соңрак завод ВЛКСМ комитеты сәркатибе урынбасары һәм завод газетасында хәбәрче.
- 1976-1982 «Комсомолец Татарии» газетасында әдәби хезмәткәр һәм җаваплы сәркатип.
- 1982-1989, 1992-1994 Татарстан язучылар берлегендә әдәби киңәшче.
- 1989-1992 «Идел» журналының русча басмасы буенча баш мөхәррир урынбасары.
- 1993-2003 «Татарстан» ДТРК сында «Яшел камин янында» (У зеленого камина) тапшыруын алып баручы.
- 1994 елдан Татарстан милли китапханәсендә өлкән гыйльми хезмәткәр.
- 1995 елдан «Татар ПЕН-үзәге» башкарма директоры.
- 2006 елдан «Казан әлманахы» («Казанский альманах») журналының баш мөхәррире.
1996 елда Мексикада узган бөтендөнья язучылар корылтаенда «Татар ПЕН-үзәге» халыкара ПЕН-клубка кабул ителә[2].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ә. Мушинский рус телендә яза. Әсәрләренә психологизм, фәлсәфи тирәнлек хас. Аларда Казан һәм республика тарихыннан мәгълүматлар күп.
Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәндә «Советский пограничник» газетасында солдат тормышы турында хәбәрләр бастыра. «Яшә-борылып карама» (Живи- не оглядывайся) дигән беренче хикәясе 1979 елда «Комсомолец Татарии» газетасында басылып чыга. 1981 елда әлеге газетаның берничә санында әхлак мәсьәләсен күтәргән «Кайту» (Возвращение) повесте басыла. Повесть «Башлану» (Начало) дигән күмәк җыентыкта (Казан: ТКН, 1983) һәм «Казан утлары» журналының 1982 ел 2 нче санында да урнаштырылган. «Шәех һәм йолдыз санаучы» (Шейх и звездочёт) (1991), «Бөкре кеше язмалары» (Записки горбатого человека) (2000) романнары авторы.
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Китаплары | ||
---|---|---|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2002 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
- 2002 Г.Р. Державин исемендәге әдәби премия (№ 3) — «Бөкре кеше язмалары» (2000) китабы өчен.
- 2006 РФ «Күңелдәге хыял» милли әдәбият (балалар өчен) бүләге — «Әнәс-ананас һәм башкалар» (2004) китабы өчен.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны — энергетик, улы, кызы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Совет Татарстаны язучылары (төзүче-авторлар Р. Даутов, Н. Нуруллина). Казан: ТКН, 1986.
- Мустафин Р. Испытание на прочность. «Комсомолец Татарии», 1984 ел, 16 ноябрь.
- Гамбәр Н. Очканында ни булса... «Казан утлары», 2001 ел, № 5.
- Малышев С. Обречённая на успех. «Идел», 2000 ел, № 6.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 27 май көнне туганнар
- 1951 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- Татарстан язучылары
- Татар язучылары
- Рус телле язучылар
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Мөхәррирләр
- Журналистлар
- Казан оешмалары җитәкчеләре
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- ПЕН-үзәк әгъзалары
- Державин премиясе лауреатлары