Винера Абдуллина
Винера Абдуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Винера Зәви кызы Абдуллина |
Туган | 28 гыйнвар 1965 (59 яшь) СССР, Ленинград |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | сынчы |
Винера Зәви кызы Абдуллина (28 гыйнвар 1965 ел, СССР, Ленинград) - сынчы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1965 елның 28 гыйнварында Ленинград шәһәрендә туган.
1986 – Б. В. Иогансон исемендәге урта сәнгать мәктәбен тәмамлый.
1992 – Ленинград сәнгать-педагогика училищесын тәмамлый (В. А. Серов исемендәге ЛХУ, хәзерге вакытта Н. К. Рерих исемендә).
2000 – Россия Сәнгать академиясе И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия институтын тәмамлый, скульптура факультеты.
1999, 2000, 2002 - Санкт-Петербургның "Санкт-Петербург музалары" грантлар конкурсы җиңүчесе.
2002 – И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия институтында аспирантураны тәмамлый.
2002 - Санкт-Петербург Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
2012 – "Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2004 - С. Ю. Витте һәйкәле (СПб политехника университеты).
- 2006 - Петр I һәйкәле (Махачкала) .
- 2006 - СПб павильонында Россиянең тарихи шәхесләре бюстлары галереясы.
- 2011 - "Екатерина II" бюсты (Дәүләт аэрокосмик приборлар төзү университеты, СПб).
- 2011 - А. Баязитовка һәйкәл (СПб дәүләт университеты).
- 2011 – Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнде, милли мәдәни мирас традицияләрен үстерү һәм милләтара мөнәсәбәтләр гармонияләштерү өчен.
- 2012 – язучы Гаяз Исхакый бюсты (Казан шәһәре).
- 2012 - шагыйрь Муса Җәлил бюсты (Тосно шәһәре, Ленинград өлкәсе).
- ...
- 2021 - шагыйрь Муса Җәлил бюсты (Екатеринбург шәһәре).
- 2021/2022 - Муса Җәлил һәйкәле ― Серовта (Свердловск өлкәсе,
- 2024 ― Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюсты[1]
- 2024 ― Чиләбе өлкәсе Коншак районы Бәгәрәктамак авылында Муса Җәлил бюсты[2].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстын ачу тантанасы узды. Татар-информ, 16.04.2024
- ↑ Памятник поэту-герою Мусе Джалилю открыли в селе Усть-Багаряк. Правительство Челябинской области, 1.11.2024(рус.)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- lyssak.com - ВИНЕРА ЗАВИЕВНА АБДУЛЛИНА 2019 елның 12 июль көнендә архивланган.