Булат Габитов
Булат Габитов, Булат Ильяс улы Габитов (1937 елның 16 ноябре, Алматы — 2004 елның 20 апреле, Алматы) — кинодраматург, режиссер, «Казакътелефильм» студиясен оештыручыларның берсе, Казакъ ССР кинематографистлары берлегенең беренче сәркатибе (1981-1984), Казакъ ССР Госкино баш мөхәррире, ССРБ кинематографиясе отличнигы.
Булат Габитов | |
---|---|
Туган телдә исем | Булат Ильяс улы Габитов |
Туган | 16 ноябрь 1937 Алматы |
Үлгән | 20 апрель 2004 (66 яшь) Алматы |
Милләт | чала казакъ[1] |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Казакъстан |
Әлма-матер | А. М. Горький ис. Әдәбият институты |
Һөнәре | кинематографист, режиссер |
Балалар | кызлары Җәмилә, Ләйлә, Умил |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1937 елның 16 ноябрендә Алматыда туган. Әтисе Ильяс Җансүгиров (1894-1938), сәяси репрессиягә эләккән шагыйрь, әнисе Фатыйма Габитова (1903-1968), мөгаллимә. Әтисе улын бер генә мәртәбә күреп кала, шул елны аны атып үтерәләр. «халык дошманы улы» келәймәсе белән, Булатка күп авырлыклар күрергә туры килә.
«Геолог-нефтьче» белгечлеге буенча С.М. Киров исемендәге Казакъ дәүләт университетының (хәзерге Әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли университеты) геология-география факультетын (1958), Казакъ ССР язучылар берлеге юлламасы буенча, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемәчеләр бүлеген (1963) тәмамлый. Алматыда һәм Мәскәүдә Олжас Сөләйманов белән бергә укый. Әдәбият институтын тәмамлагандагы диплом эше — Ильяс Җансүгировның «Иптәшләр» романын рус теленә тәрҗемә итү була. 1967 елда китап «Нәфрәт канатлары» (рус. Крылья ненависти) исеме белән нәшер ителә.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1963 елда Мәскәүдән кайткач, Казакъ ССР дәүләт телерадиокомитетында эшли башлый, телевидениедә яшьләр редакциясенең штаттан тыш хәбәрчесеннән «Казакътелефильм» студиясенең сәнгать җитәкчесенә кадәр үсә.
- Казакъстан кешеләре турында 15 документаль фильм төшерә. 1974 елда ССРБ кинематографистлар берлегенә кабул ителә.
- Казакъ ССР кинематографистлар берлеген оештыруда башлап йөри, соңыннан 1981-1984 елларда әлеге иҗат берлегенең беренче сәркатибе була.
- 1984 елдан Казакъ ССР Госкиносында баш мөхәррир. 1987 елда ирекле иҗатка күчә.
- 1998 елдан Т. Жургенов исемендәге театр һәм кино институтында укыта.
Иҗтимагый эше
үзгәртү- «Адилет» тарихи-агарту җәмгыятен оештыручыларның берсе.
- Сәяси золым корбаннары ассоциациясе (рәисе Бикбулат Мостафин) эшендә катнаша.
- «Олжас клубы» иҗтимагый фонды белән җитәкчелек итә.
Иҗаты
үзгәртү30 дан артык документаль һәм нәфис фильм төшергән: «Нурәкә» (ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы Нурмулла Алдабиргәнов турында), «Апа», «Рекламация», «Интервал», «Чокан эзләреннән» (рус. По следам Чокана), «Җиңүгә 5 адым» (рус. Пять рубежей к победе), «Ораз җирендә» (рус. На земле Ораза), «Турксиб», Сугышның соңгы елы иде (Озын Киек Каз Юлы, рус. Долгий млечный путь[2]), «Барлык боҗралар аша» (рус. Через все круги), «Кичүдә» (рус. На перевале[3]), «Үзеңә исем яса» (рус. Сотвори себе имя) (Олжас Сөләймановның 60 еллыгына карата).
Гаиләсе
үзгәртүI хатыны Юлия (студент чакта өйләнешкәннәр).
II хатыны Карлыгаш Кантарбаева
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1979 ССРБ кинематографиясе отличнигы
Сылтамалар
үзгәртү- Ушёл из жизни Булат Габитов-Джансугуров 2016 елның 10 апрель көнендә архивланган.
- Әл-Фәраби университеты сайты 2016 елның 3 октябрь көнендә архивланган.(рус.)(казакъ)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Әнисе Фатыйма Габитова татар милләтеннән
- ↑ 1(үле сылтама)
- ↑ «Мой хит» сайты(үле сылтама)