Мәскәү
Мәскә́ү (рус. Москва) — Россия Федерациясенең башкаласы, федерация әһәмияте шәһәре, үзәк икътисади районның һәм Мәскәү өлкәсенең үзәге. Мәскәү — Бөек Мәскәү кенәзлегенең, Россия патшалыгының һәм Совет Социалистик Республикалар Берлегенең тарихи башкаласы. Көнчыгыш-Европа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында урнашкан.
Халык саны | 13 149 000 (2024) |
---|---|
Нигезләнгән | Unknown |
Гимн | Мәскәү һимны |
Хөкүмәт башлыгы | Сергей Собянин |
Сәгать поясы | Мәскәү вакыты, UTC+03:00, Европа/Мәскәү |
Кардәш шәһәрләр | Берлин, Dähli, Мадрид, Тел-Әвив, Тәһран, Пекин, Валансьен, Лондон, Любляна, Буэнос-Айрес, Астана, Афин, Дүсселдорф, Вена, Бангкок, Белград, Загреб, Әнкара, Улан-Батор, Бишкәк, Сеул, Һавана, Акъяр, Дөбәй, Токио, Пхеньян һәм Бакы |
Nawddsant | Изге Георгий |
География | |
Моның өлеше | Үзәк федераль округ |
АТБ | Россия |
Ил | Россия |
Мәйдан | 2,562 км² |
ДДӨБ | 156 метр |
Сулык | Мәскәү елгасы, Мәскәү исемендәге канал |
Координатлар | 55°45'2"тн, 37°37'3"кнч |
Почта индексы | 101001–135999 |
Телефон коды | 495, 499 |
RU-MOW | |
Gwleidyddiaeth | |
Corff gweithredol | Мәскәү мэры, Мәскәү хөкүмәте |
Канун чыгару органы | Мәскәү шәһәр думасы |
Башлык исеме | Мәскәү хөкүмәте премьер-министры |
Хөкүмәт башлыгы | Сергей Собянин |
Нигезләүче | Юрий Долгорукий |
Россиянең һәм Европаның (Истанбул исәпмичә) халык саны буенча иң зур шәһәр (11,8 млн кеше).
Мәскәү — Россия туристик үзәге. Мәскәү кирмәне, Кызыл мәйдан һәм Новодевичий кәшишхәнәсе ЮНЕСКО дөнья мирасына керәләр. Мәскәүне 6 аэропорт хезмәт күрсәтәләр. Анда 9 тимер юл вокзаллар һәм 3 елга портлары эшлиләр. 1935 елдан башкалада метрополитен эшли.
География
үзгәртүГеографик урнашу
үзгәртүШәһәр Көнчыгыш-Европа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында, Ока һәм Идел елгалары арасында урнашкан. Федерация субъекты буларак Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән чиктәш. 2012 елга шәһәр мәйданы — 2511 км². Территоиясеннән 877 км² Мәскәү Боҗра Автомобильләр Юлы эчендә, 1633 км² — тышкы ягында урнашкан.
Шәһәрнең уртача биеклеге — 156 м, иң биек ноктасы — Теплый Стан бистәсендә, иң түбән ноктасы Беседин күперләре арасында урнаша.
Ул Мәскәү елгасының ике ярларында, аның урта агымнарында урнаша. Шулай ук шәһәрдә Мәскәү елгасының кушылдыклары: Сходня, Химка, Пресня, Неглинная, Яуза, Нищенка, Сетунь, Котловка һәм Гордоня агалар. Кече елгаларының күбесе коллекторларда агалар.
Мәскәүдән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[1] | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Мурманск ~ 2103 км Санкт-Петербург ~ 696 км Бөек Новгород ~ 538 км Тверь ~ 177 км |
Архангельск ~ 1291 км Череповец ~ 526 км Вологда ~ 459 км Ярославль ~ 264 км |
Сыктывкар ~ 1331 км Киров ~ 943 км Киңәшмә ~ 401 км Иваново ~ 302 км |
|||||||
Смоленск ~ 414 км Витебск ~ 543 км Минск ~ 750 км Варшава ~ 1462 км |
Владимир ~ 187 км Түбән Новгород ~ 427 км Казан ~ 830 км Владивосток ~ 9207 км |
||||||||
Калуга ~ 173 км Брянск ~ 401 км Киев ~ 898 км Кишинәү ~ 1323 км |
Липецк ~ 459 км Воронеж ~ 529 км Харьков ~ 749 км Тындагы Ростов ~ 1092 км |
Тамбов ~ 463 км Сарытау ~ 853 км Волгоград ~ 966 км Әстерхан ~ 1404 км |
|||||||
Сәгать поясы
үзгәртүМәскәү халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.
Климат
үзгәртүШәһәр климаты — уртача-континенталь. Кыш уртача ноябрьның икенче яртысыннан март ахырына хәтле дәвам итә. Кыш вакытында көчле суыклар (-20, -30 °C), ә декабрь белән январьдә җепшек көннәр булырга мөмкин. Елда айларның иң салкыны — февраль (уртача −6,7 °C). Җәй майның уртасыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, көндез температурасы еш 30 °C кадәр күтәрелә. Елда айларның иң җылысы — июль (уртача 19,2 °C).
Елның уртача температурасы 5,8 °C тәшкил ителә. Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча елларның иң җылысы — 2008 (урта температура — 7,3 °C), иң салкыны — 1888 (1,7 °C). Уртача еллык җил тизлеге — 2,3 м/с, һава дымлылыгы — 77%.
Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 2010 елның 29 июлендә тәшкил ителгән — 38,2 °C, иң түбән 1940 елның 17 гыйнварында −42,2 °C.
Мәкәүдә ел буенча 600—800 мм атмосфера дуеннары ява, күбесе — җәйдә.
Мәскәү климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 8,6 | 8,3 | 19,7 | 28,9 | 33,2 | 34,7 | 38,2 | 37,3 | 32,3 | 24,0 | 16,2 | 9,6 | 38,2 |
Уртача максимум, °C | −4 | −3,7 | 2,6 | 11,3 | 18,6 | 22,0 | 24,3 | 21,9 | 15,7 | 8,7 | 0,9 | −3 | 9,6 |
Уртача минимум, °C | −9,1 | −9,8 | −4,4 | 2,2 | 7,7 | 12,1 | 14,4 | 12,5 | 7,4 | 2,7 | −3,3 | −7,6 | 2,1 |
Абсолют минимум, °C | −42,2 | −38,2 | −32,4 | −21 | −7,5 | −2,3 | 1,3 | −1,2 | −8,5 | −20,3 | −32,8 | −38,8 | −42,2 |
Явым-төшем нормасы, мм | 52 | 41 | 35 | 37 | 49 | 80 | 85 | 82 | 68 | 71 | 55 | 52 | 707 |
Чыганак: Погода и Климат |
Этимология
үзгәртүШәһәр исеме Мәскәү елгасының исеменнән чыккан. Борыңгы рус телендә моск- тамыры «баткак, сыланучан» яки «саз, юеш, дымлы» мәгънәләрен белдерде. Елга исеме, бәлки борыңгы рус «москы» (-ы кушымчасы белән) сүзеннән чыккан.
Башка телләрдә шулай ук бу сүзеннән төзергән исемнәре бар: рус. Moscow, алман. Moskau, фр. Moscou.
Тарих
үзгәртүБорынгы чор
үзгәртүШәһәр яше аныклап билгеле түгел. Иң борыңгы археологик табылмалар таш чорына кагылалар. Беренче меңьеллыгының ахырында Мәскәү районында вятичләр һәм кривичләр нәселләре урнаштылар. Археологик казулар нәтиҗәләре буенча, XI гасырда Мәскәү янында чокырлы һәм урлы авыл урнашты.
Мәскәүгә нигез салу турыда ике караш бар.
- Беренче караш Ипатьев елъязмаларында Мәскәү исемле авылны телгә алуга таяна. Алар буенча, 1147 елның 4 апрельдә ростов-сүздәл кенәзе Юрий Долгорукий Мәскәү шәһәрендә үз дусларын кабул иткәндер. 1156 елда Мәскәүдә яңа агач ныгытмалар төзелгәннәр, һәм шәһәр мәйданы 3-4 тапкыр артты.
- Икенче караш буенча татар ханы Мәңге Тимер 1272 елда фин чик сакчылары өчен Мәскәү ныгытмасына салдыра, нәкъ бу елда беренче чиркәү төзелә башлый[2]. Ә 1147 елда берни чиркәү, димәк Мәскәү булмаган әле. Тик Үзбәк хан идарә иткән чорындагы Иван Калита вакытында Мәскәү чын шәһәргә әверелә.
1238 ел 20 гыйнвар — Батый хан җитәкчелегендәге гаскәр рус армиясен җиңеп Мәскәүне ала.
Алтын Урда чоры
үзгәртүМонгол-татар буйсындырган вакытында шәһәр яндырып яуланган, ләкин тиз торгызылган. 1242 елдан Алтын Урдага бәйле булган. Кайбер тарихчылар буенча Мәскәү һәм тирәсендәге кенәзлекләр Алтын Урда эченә кергән.
Алтын Урда чорында Мәскәү шәһәрендә Урда урамы (русча Ордынка, әлегә сакланган) килеп чыккан. Урда урамы тирәсендә башта Алтын Урданың татар идарәсенең түрәләре — баскаклар, даруглар һәм бүтән — яшәгәннәр. Урда урамы тирәсендә Татар бистәсе килеп чыккан.
Хәзер Мәскәүнең Татар бистәсе турында күп исемнәр хәтерләтә: Балчык (русча Балчук, Мәскәүнең урыны һәм кунакханәсе), Кече һәм Зур Татар урамнары (анда Иске Татар мәчете бар), Третьяков исемендәге галереянең тирәсендә урнашкан тарихи урыннар.
Арбат урамы — татар сәүдәгәрләре тарафыннан салынган бистә. Кайбер чыганак буенча татар сүзеннән арба яки гарәп сүзеннән рабат (шәһәр яны) килеп чыга. Арбат бистәсендә башта болгар, соңрак татар һәм бүтән шәрекъ сәүдәгәрләре, осталары яшәгән һәм эшләгән. Алтын Урда хакимлеге дәвереннән Мәскәүдә бүтән татар исемнәре дә калганнар: Таган (русча Таганка), Толмачы урамнары (Новокузнецкая метро станциясе тирәсендә, элек анда Татар Толмачы бистәсе булган), Исмайлы (русча Измайлово), Сәркиз (русча Черкизово) — Сәркиз морза Дмитрий Донской якташы булган, батырлык һәм булышлык өчен Мәскәү кенәзе Сәркиз морзага шушы җирне биргән, аның исеменнән Черкизово сүзе килеп чыккан.
Алтын Урданың Үзбәк ханы хакимлегендә Мәскәүнең әһәмияте күтәрелгән, чөнки татар ханы Мәскәү кенәзенә Иван Калитага баскак вазифасын биргән. Шулай итеп рус кенәзлекләрендә баш татар баскагы — Иван Калита булып чыккан, ул бөтен салымны җыйган булган һәм Алтын Урда ханына җибәргән. Мәскәүнең шушы салымны җыю вазифалары Алтын Урда чорыннан хәзерге вакытка кадәр калган.
Мәскәү кенәзлеге үзәге
үзгәртү{{main|Бөек Мәскәү кенәзлеге
Халык =
Мәскәү — Россиядә һәм Европада халык саны буенча иң зур шәһәр. Статистика буенча, шәһәрдә 2012 елда 11 612 943 кеше яши. Бу сан өзлексез яшәгән шәһәрчеләр гына хисапка ала, Мәскәүдә тагын 1 миллион 800 мең артык мигрантлар, гастарбайтерлар, һәм төрле рәсми түгел эмигрантлар яши.
Халык саны буенча шәһәр Россиядә — беренче, Европада — икенче (СТамбовлдан соң), дөньяда — сигезенче.
Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
1350 | 1400 | 1600 | 1638 | 1710 | 1725 | 1738 | 1750 |
30 000 | ↗40 000 | ↗100 000 | ↗200 000 | ↘160 000 | ↘145 000 | ↘138 400 | ↘130 000 |
1775 | 1785[3] | 1800 | 1811[3] | 1813 | 1825[3] | 1830[3] | 1835[3] |
↗161 000 | ↗188 700 | ↗250 000 | ↗270 200 | ↘215 000 | ↗241 500 | ↗305 600 | ↗335 800 |
1840[3] | 1847[3] | 1852 | 1856[3] | 1858[3] | 1859[3] | 1863[3] | 1864 |
↗349 100 | ↗353 300 | ↗373 800 | ↘368 800 | ↗377 800 | ↗379 300 | ↗462 500 | ↘351 600 |
1868 | 1871 | 1886 | 1891 | 1897[4] | 1900 | 1902[3] | 1907[3] |
↗416 400 | ↗601 969 | ↗753 459 | ↗822 400 | ↗1 039 000 | ↗1 175 000 | ↘1 174 700 | ↗1 345 700 |
1908 | 1912 | 1913[3] | 1914[3] | 1915 | 1917[3] | 1920 | 1923[3] |
↗1 359 200 | ↗1 617 157 | ↘1 563 100 | ↗1 762 700 | ↗1 817 000 | ↗1 854 400 | ↘1 028 200 | ↗1 542 900 |
1926[4] | 1928[5] | 1931[3] | 1936 | 1939[4] | 1956[6] | 1959[7] | 1967[3] |
↗2 080 000 | ↗2 127 200 | ↗2 781 300 | ↗3 641 500 | ↗4 609 000 | ↗4 839 000 | ↗5 045 905 | ↗6 422 000 |
1970[8] | 1972[3] | 1973[3] | 1976[3] | 1979[9] | 1982[3] | 1986[3] | 1989[10] |
↗6 941 961 | ↗7 151 000 | ↗7 255 000 | ↗7 658 000 | ↗7 830 509 | ↗8 111 000 | ↗8 527 000 | ↗8 769 117 |
1990[11] | 1991[11] | 1992[3] | 1993[11] | 1994[11] | 1995[11] | 1996[3] | 1997[11] |
↗8 880 124 | ↗9 017 415 | ↘8 956 900 | ↗9 066 025 | ↗9 066 612 | ↗9 085 457 | ↘8 434 300 | ↗9 411 236 |
1998[11] | 1999[11] | 2000[11] | 2001[3] | 2002[4] | 2003[3] | 2004[11] | 2005[3] |
↗9 604 297 | ↗9 783 242 | ↗9 932 932 | ↘8 396 400 | ↗10 126 000 | ↗10 126 400 | ↗10 391 470 | ↗10 406 600 |
2006[3] | 2007[3] | 2008[3] | 2009[11] | 2010[12] | 2011[3] | 2012[13] | 2013[14] |
↗10 425 100 | ↗10 442 700 | ↗10 470 300 | ↗10 508 971 | ↗11 503 501 | ↘11 503 500 | ↗11 612 943 | ↗11 979 529 |
2014[15] | 2015[16] | ||||||
↗12 108 257 | ↗12 197 596 |
Милли состав
үзгәртүХалык | 1897[17] | 1926[18] | 1939[19] | 1959[20] | 1970[21] | 1979[22] | 1989[23] | 2002[24] | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |
руслар | 987 044 | 95,0% | 1 771 690 | 87,8% | 3 614 430 | 87,4% | 4 507 899 | 88,6% | 6 301 247 | 89,2% | 7 146 682 | 90,1% | 7 963 246 | 89,7% | 8 808 009 | 84,8% |
украиннар | 4 478 | 0,4% | 16 082 | 0,8% | 90 479 | 2,2% | 115 489 | 2,3% | 184 885 | 2,6% | 206 875 | 2,6% | 252 670 | 2,8% | 253 644 | 2,4% |
татарлар | 4 2881 | 0,4% | 17 076 | 0,8% | 57 687 | 1,4% | 80 489 | 1,6% | 109 252 | 1,5% | 131 328 | 1,7% | 157 376 | 1,8% | 166 083 | 1,6% |
әрмәннәр | 1 604 | 0,2% | 6 369 | 0,3% | 13 682 | 0,3% | 18 379 | 0,4% | 25 584 | 0,4% | 31 414 | 0,4% | 43 989 | 0,5% | 124 425 | 1,2% |
әзериләр | - | - | 224 | ~0,0% | 677 | ~0,0% | 2 528 | 0,1% | 4 889 | 0,1% | 7 967 | 0,1% | 20 727 | 0,2% | 95 563 | 0,9% |
яһудләр | 5 070 | 0,5% | 131 244 | 6,5% | 250 181 | 6,0% | 239 246 | 4,7% | 251 350 | 3,6% | 222 900 | 2,8% | 174 728 | 2,0% | 79 359 | 0,8% |
белоруслар | 1 016 | 0,1% | 13 161 | 0,7% | 24 952 | 0,6% | 34 370 | 0,7% | 50 257 | 0,7% | 59 193 | 0,7% | 73 005 | 0,8% | 59 353 | 0,6% |
башкалар | 35 091 | 3,4% | 61 295 | 3,0% | 84 930 | 2,1% | 87 181 | 1,7% | 133 544 | 1,9% | 125 243 | 1,6% | 189 838 | 2,1% | 796 318 | 7,7% |
барлык | 1 038 591 | 100,0% | 2 017 141 | 100,0% | 4 137 018 | 100,0% | 5 085 581 | 100,0% | 7 061 008 | 100.0% | 7 931 602 | 100,0% | 8 875 579 | 100,0% | 10 382 754 | 100,0% |
Искәрмә:1 Әзериләр белән
Халык | 2010[25] | |
---|---|---|
К. с. | % | |
руслар | 9 930 410 | 86,3% |
украиннар | 154 104 | 1,3% |
татарлар | 149 043 | 1,3% |
әрмәннәр | 106 466 | 0,9% |
әзериләр | 57 123 | 0,5% |
яһудләр | 53 145 | 0,5% |
белоруслар | 39 225 | 0,3% |
башкалар | 1 013 985 | 8,8% |
барлык | 11 503 501 | 100,0% |
Мәскәүдә 154 104 украин (1,42 %), 149 043 татар (1,38 %), 57 123 әзәри (0,53 %) һәм 53 142 яһүди (0,49 %) яши (2010). Шәһәрдә руслар күпчелектә — халыкның 86% алалар, яисә 9 930 410 кеше.
Мәскәүдә татарларның тарихи яшәгән урыннары — Мәскәү елгасы арты (Замоскворечье) районындагы Татар бистәсе.
Мәскәүдә туган танылган кешеләр
үзгәртү
|
Административ бүленеш
үзгәртү2012 елдан Мәскәү 12 административ округына бүленә:
1. Үзәк административ округ (10 районына бүленә)
2. Төньяк административ округ (16 районына бүленә)
3. Төньяк-Көнчыгыш административ округ (17 районына бүленә)
4. Көнчыгыш административ округ (16 районына бүленә)
5. Көньяк-Көнчыгыш административ округ (12 районына бүленә)
6. Көньяк административ округ (16 районына бүленә)
7. Көньяк-Көнбатыш административ округ (12 районына бүленә)
8. Көнбатыш административ округ (13 районына бүленә)
9. Төньяк-Көнбатыш административ округ (8 районына бүленә)
10. Зеленоград административ округы (4 районына бүленә)
11. Яңа Мәскәү административ округы (11 җирлегенә бүленә)
12. Троицк административ округы (10 җирлегенә бүленә)
Транспорт
үзгәртүТимер юл транспорты
үзгәртүШәһәрдә ун тимер юл вокзалы бар:
- Ленинград вокзалы (Петербург, Һелсинки, Псков, Таллин, Петрозаводск, Мурманск)
- Казан вокзалы (Казан, Түбән Новгород, Сембер, Самар, Чиләбе, Дүшәнбе, Уфа, Ырынбур, Екатеринбург, Петропавел, Барнавыл, Ташкәнт, Бишкек, Нурсолтан, Грозный, Новороссийск, Дондагы Ростов, Нерюнгри)
- Ярославль вокзалы (Ярославль, Котлас, Воркута, Архангельск, Пермь, Яңа Уренгой, Абакан, Красноярск, Хабарау, Владивосток)
- Белорусия вокзалы (Праһа, Брест, Минск, Варшава, Калининград, Һомел, Смоленск)
- Курск вокзалы (Белгород, Курск, Донецк, Акъяр, Акмәчет, Сухум, Волгоград)
- Павелец вокзалы (Сарытау, Липецк, Тамбов, Воронеж)
- Рига вокзалы (Рига, Великие Луки)
- Савёлово вокзалы (Дмитров, Дубна)
- Киев вокзалы (Киев, Кишинәү, Брянск, Әдис, Ковель, София)
Мәскәү эчендә Мәскәү тимер юлының кече боҗрасы урнаша, ул Мәскәүнең барлык тимер юл юнәлешләрен тоташтыра.
Аэропортлар
үзгәртүАвтомобиль транспорты
үзгәртүМәскәү — М1 «Беларусь» (Мәскәү — Смоленск — Белорусия белән чиге), М2 (Мәскәү — Тула — Орёл — Курск — Белгород — Украина белән чиге), М3 «Украина» (Мәскәү — Калуга — Брянск — Украина белән чиге), М4 «Тын» (Мәскәү — Воронеж — Дондагы Ростов — Краснодар — Новороссийск), М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), М6 «Каспий» (Мәскәү — Тамбов — Волгоград — Әстерхан), М7 «Идел» (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан — Уфа), М8 «Холмогоры» (Мәскәү — Ярославль — Вологда — Архангельск — Северодвинск), М9 «Балтия» (Мәскәү — Ржев — Латвия белән чиге), М10 «Россия» (Мәскәү — Тверь — Бөек Новгород — Петербург), А101 «Балтия» (Мәскәү — Малоярославец — Белорусия белән чиге), А103 «Балтия» (Мәскәү — Черноголовка), А104 «Балтия» (Мәскәү — Дмитров — Дубна) автоюлларның башлангыч пункты.
Мәскәү эчендә өч транспорт боҗра бар: Бакча боҗрасы, Өченче транспорт боҗрасы, Мәскәү боҗра автомобиль юлы.
Метрополитен
үзгәртүМоны карагыз: Мәскәү метрополитены
Метрополитен — Мәскәүдә иң популяр транспорт.[26]
Елга транспорты
үзгәртүМоны карагыз: Төньяк елга порты
Мәгариф һәм фән
үзгәртүМәскәү шәһәрендә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары эшләп килә. Беренчесе берничә төркемгә бүленә: университетлар, академияләр, институтлар, консерваторияләр, Оборона министрлыгы сайты, Эчке эшләр министрлыгы сайты уку йортлары бар.
- 1-се Мәскәү дәүләт медицина университеты
- М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
- Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университеты
- Мәскәү дәүләт төзелеш университеты
- Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
- Россия дәүләт карамай һәм газ университеты
- Россия халыклар дуслыгы университеты
- Мәскәү корыч һәм бирелмәләр институты
- Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты
- Мәскәү дәүләт элемтә юллар университеты
- Мәскәү дәүләт юридик академиясе
- Россия Хөкүмәте янындагы Финанс Университеты
- Россия дәүләт социаль университеты
- Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе(РАНХиГС).
- В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академиягә рәсем институты
Кардәш шәһәрләр
үзгәртүГалерея
үзгәртү-
Василий Блаженный соборы
-
Спас Манарасы
-
Никольск манарасы
-
ГУМ
-
Воскресенск каркасы
-
Тарих музее
-
«Новодевичий» монастыре
-
Бауман исемле Мәскәү дәүләт техника университеты
Күренеш
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Расчет расстояний между городами. Транспортная компания «КСВ 911». әлеге чыганактан 2011-08-12 архивланды. 2010-02-08 тикшерелгән.
- ↑ http://www.business-gazeta.ru/article/140813/
- ↑ 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 3,17 3,18 3,19 3,20 3,21 3,22 3,23 3,24 3,25 3,26 3,27 3,28 3,29 3,30 3,31 3,32 Народная энциклопедия «Мой город». Москва. әлеге чыганактан 2013-10-16 архивланды. 2013-10-16 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Города с численностью населения 100 тысяч и более человек. әлеге чыганактан 2013-08-17 архивланды. 2013-08-17 тикшерелгән.
- ↑ Статистический справочник СССР за 1928 г.
- ↑ Народное хозяйство СССР в 1956 г. (Статистический сборник). Государственное статистическое издательство. Москва. 1956. әлеге чыганактан 2013-10-26 архивланды. 2013-10-26 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
- ↑ 11,00 11,01 11,02 11,03 11,04 11,05 11,06 11,07 11,08 11,09 11,10 Численность постоянного населения на 1 января (человек) 1990-2010 года
- ↑ ВПН-2010. Приложение 1. Численность населения по районам города Москвы. әлеге чыганактан 2014-08-16 архивланды. 2014-08-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
- ↑ Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). әлеге чыганактан 2015-03-18 архивланды. 2015-03-18 тикшерелгән.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=831
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=209
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=39
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=45
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=18
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=19
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=18
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2006-11-04, retrieved 2012-11-17
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2012-11-17
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-01-20, retrieved 2012-12-21
Чыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Татарские названия на карте Москвы. 2012 елның 1 июнь көнендә архивланган.