Әшрәф Синәева
Әшрәф Синәева | |
---|---|
Туган телдә исем | Әшрәф Гатаулла кызы Синәева (Халитова) |
Туган | 1892 РИ, Рязань губернасы, Касыйм |
Үлгән | 1925 |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ СССР |
Һөнәре | драма артисты |
Әшрәф Синәева, Әшрәф Гатаулла кызы Синәева (кыз фамилиясе Халитова, 1892 ел, РИ, Рязань губернасы, Касыйм ―1925) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Мәскәүдә рус театрында, «Сәйяр» төркемендә, Казанда татар театрында уйнаган.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1892 елда Рязань губернасы Касыйм шәһәрендә туган. Император Александр театры каршындагы театр мәктәбен тәмамлаган (Петроград, 1917).
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Актер буларак беренче адымнарын Мәскәүдә, рус театрында ясый. 1917 елда «Сәйяр» труппасына чакыралар, әлеге төркемдә төп рольләрдә уйный башлый. Ватандашлар сугышы вакытында фронт театр бригадаларында уйный. Соңыннан Казанда Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театрында эшли[1].
Иҗатына рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәге һәм «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары йогынтысы көчле була. «Татар театрының иң мәдәниятле һәм талантлы актрисасы»[2].
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Амплуасы — яшь кыз рольләрен башкару була.
- Галиябану — «Галиябану» М. Фәйзи
- Зөһрә — «Таһир-Зөһрә» Ф. Бурнаш
- Елена — «Мещаннар» (Мещане) М. Горький
- Рокыя — «Тигезсезләр» Ф. Әмирхан
- Ольга — «Соңгы сәлам» К. Тинчурин
- Аня — «Чия бакчасы» (Вишневый сад) А.П. Чехов
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире (1923 елга кадәр) — Ситдыйк Айдаров, актер, җырчы[3]..
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
- Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
- Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
- С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Камал театры сайтының «Тарих» бүлегендә, archived from the original on 2017-05-23, retrieved 2015-11-03
- ↑ [1](үле сылтама) «Красная Татария», 04.04.1930
- ↑ Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007, 852нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9