Nothing Special   »   [go: up one dir, main page]

Эчтәлеккә күчү

Тырнак гөл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тырнак гөл latin yazuında])
Тырнак гөл
Халыкара фәнни исем Calendula L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Календуловые[d]
Таксономик төр C. officinalis[d]
Җимеш төре орлыкча[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 77(1)[d], Collier's New Encyclopedia, 1921[d], Ботанический словарь, 1878[d] һәм Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d]

 Тырнак гөл Викиҗыентыкта

Тырнак гөл (рус. Кале́ндула, Ноготки́, лат. Caléndula) — оешма чәчәклеләр семьялыгыннан беръеллык үләнчел үсемлек ыругы. Биеклеге 70 см-га җитәргә мөмкин. Июньнән башлап, көзнең соңгы көннәренә кадәр сары, кызыл-сары төсләрдәге чәчәк ата, орлыклары августта өлгерә. Тырнак гөл субтропик илләр үсемлеге. Рәсәйдә, Татарстанда бизәү өчен һәм дару үләне буларак чәчеп үстерелә.

Calendula officinalis

Ул ялкынсынуларны бетерә, җәрәхәтләрне төзәтә. Моннан тыш, тырнак гөл (календула) күп кенә башка авырулардан да дәвалый. – Салкын тигәндә, гипертония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, гастрит, колит булганда, 1 аш кашыгы тырнак гөл чәчәген 1 стакан кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр. – Корсак куышлыгына сары су җыелганда, 10 г кипкән чәчәген 1 стакан суга салып, 5 минут кайнаталар һәм 2 сәгать саен 1–2 аш кашыгы эчәләр. – Тырнак гөлдән ясалган мазь үлекле җәрәхәтне яхшы дәвалый. Үләннең яңа сыгылган согын 1:10 нисбәтендә дуңгызның эч маена салып болгаталар һәм кулланалар. – Ашказаны һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда, 1 чәй кашыгы чәчәген, 200 мл кайнар суга салып, 30 минут төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында аз-азлап 400 мл күләмендә эчәләр. – Авыз эче бозылганда, 1 чәй кашыгы чәчәкне 200 мл кайнар суга салып төнәтәләр. Сөзеп, җылы килеш авызга кабып торалар. – Невроз, гипертония, атеросклероз, стенокардия, аритмия, гепатит, талак, бавыр һәм үт куыгы авырулары борчыганда, 2 чәй кашыгы кипкән календула чәчәген 2 стакан кайнар суга салып, 15 минут төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә бер-икешәр стакан эчәләр. – Ангина, ларингит булганда, тамак төбен чайкау өчен 4 аш кашыгы кипкән чәчәкне, 2 стакан кайнар суга салып, 15 минут кайнаталар. Бераз суынгач, сөзеп кулланалар. – Хатын-кыз авырулары вакытында сиптереп юыну һәм урт ялкынсынганда, пародонтоз күзәтелгәндә авыз эчен чайкау өчен 1 чәй кашыгы үләнне, 1 стакан кайнар суга салып, суынганчы төнәтәләр. [3]

  • Васильченко И. Т. Род 1565. Календула - Calendula L. // Флора СССР. В 30-ти томасы / Начато при руководстве и под главной редакцией акад. В. Л. Комарова; Редакторы тома Б. К. Шишкин һәм Е. Г. Бобров - М. - Л.: СССР Фән Академиясе, 1961. - XXVI Т. - С. 857 - 861. - 938 с. - 2400 экз.
  • Гөмәров В.З. Туган якның шифалы үсемлекләре. - Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1996. -160 б. ISBN 5-295-01499-1
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. https://vatantat.ru/2022/08/88679/?ysclid=lw4tl2s710220998465