Nothing Special   »   [go: up one dir, main page]

Эчтәлеккә күчү

Чон Сон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чон Сон latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Чосон[d]
Корея теленең яңа романизациясе Jeong Seono
Туу датасы 1676[2][3][4][…]
Үлем датасы 1759[2][3][4][…]
Һөнәр төре рәссам
Эшчәнлек өлкәсе живопись[d]
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Әсәрләр җыентыгы Ho-Am Art Museum[d] һәм Leeum, Samsung Museum of Art[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Jeong Seon
 Чон Сон Викиҗыентыкта

Чон Сон (кор. 정선, 1676 елда туган — 1759 елда үлгән) — Корея рәссам — пейзажисты.

Чон Сон мәшһүр Корея рәссамы булган – Корея өчен дә традицион булган Кытай живописе стиле каноннарыннан баш тарткан әз сан рәссамнарның берсе булган. Замандашлары шәһадәтләре буенча Чон Сон еш үзенең художество остаханәсеннән чыккан булган һәм аның игътибарын җәлеп иткән бөтен нәрсәне ясаган. Чон Соннан мондый иҗат манерасын соңрак Чосон династиясе эпохасында эшләгән Корея живописецларның тулы буыннары кабатлаган һәм мирас итеп алган.

Чон Сон (янбан) ярлы чиновниклар гаиләсеннән килеп чыгышлы[5]. Аның сәләте аксөякләр ыруыннан булган күршеләре тарафыннан ачылган һәм югары бәяләнгән булган һәм алар Чон Сонны сарай янына тәкъдим иткәннәр, анда ул рәсми сарай яны рәссамы урынын алган. Тормышының күпчелек өлешен ул Кореяның башкаласы Сеулда үткәргән. Рәссам турында ул бик олы яшенә кадәр көн саен рәсем ясаган дип әйтелә. Гәрчә аның эшләре рәсми рәвештә шулай аталган Көньяк мәктәпкә караса да, Чон Сон вакыт узу белән үз аерылып тора торган художество стилен эшләп чыгара алган – пумаланың аерым кискен сылаулары белән ул параллель сызыклар белән сурәтләнгәннең төгәл контурларын салган. Чо Сонның өйрәнчекләренең берсе булып Сим Са Джон булган[6].