Михаил Девятаев
Михаил Девятаев | |||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Туу датасы | 8 июль 1917 | ||||||||||||||||||
Үлем датасы | 24 ноябрь 2002 (85 яшь) | ||||||||||||||||||
Үлем урыны | Казан, Татарстан, Россия | ||||||||||||||||||
Иялек | ССРБ, Россия | ||||||||||||||||||
Дәрәҗә | |||||||||||||||||||
Өлеш | 104-нче гвардия истребительләр авиация полкы | ||||||||||||||||||
Сугышлар/ бәрелешләр |
Бөек Ватан сугышы | ||||||||||||||||||
Бүләкләр һәм премияләр |
| ||||||||||||||||||
[[commons:Category: Mikhail Devyatayev Викиҗыентыкта|Михаил Девятаев]] Викиҗыентыкта
|
Девята́ев Михаил Петр улы (8.7.1917, Тәрби, Спасск өязе, Пенза губернасы, Россия империясе - 24.11.2002, Казан), Советлар Берлеге каһарманы (15.8.1957), гвардия өлкән лейтенанты. Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]крестьян гаиләсендә туган һәм анда унөченче бала булган. Милләте буенча мукшы. 1933 елда 7 сынфыны тәмамлый.
Казан елга техникумын (1938) тәмамлый. 1938 елдан Кызыл Гаскәр сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. 1940 елда Ырынбурда очучыларның Чкалов исемендәге хәрби авиация мәктәбендә укый.
Бөек Ватан сугышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 104нче кырып бетерүчеләр авиация полкында звено командиры (2нче һава армиясенең 9нчы кырып бетерүчеләр авиациясе дивизиясе). Көньяк-көнбатыш, Воронеж һәм 1нче Украина фронты гаскәрләре составында Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Житомир-Бердичев, Корсунь-Шевченко, Ровно-Луцк һәм Проскурово-Черновцы һөҗүм операцияләрендә катнаша (1944). 1944 елныэ 13 июль кичендә Девятаев очкычы кырып бетерүчеләр төркеме белән дошман авиациясе һөҗүменә каршы очып китә. Львов шәһәре янында Девятаев яралана, очкычына ут каба. Тәне нык пешкән очучы әсирлеккә эләгә.
Сорау алганнан соң, аны абверның разведка төркеменә, соңрак Луҗ хәрби әсирләр лагерена, аннары Заксенхаузен (Көнигсберг шәһәре) концлагерена күчерәләр. 1944 елның 13 августында Девятаев хәрби әсирләр төркеме белән беренче тапкыр качарга омтылып карый. Качкыннар тотыла. Үлемгә хөкем ителгән әсирләр Балтыйк диңгезе Узедом утравындагы (Германия) ракета кораллары сынала торган («Фау-2» ракеталары) Пенемүнде яшерен полигонына озатылалар.
1945нең 8 февралендә Девятаев кабатланмас каһарманлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән алманнарның гадәттән тыш яшерен «Хейнкель-111» очкычын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә Пенемүнде полигонындагы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буендагы старт җайланмалары, аларның төгәл координатлары турында стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра.
Сугыштан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сугыш беткәч, Девятаев хәрби трибунал тарафыннан хөкем ителә. 1945 елның сентябрендә конструктор С.П. Королёв Девятаевны Польшада элекке әсирләрне тикшерү лагеренда таба һәм аны Пенемүндегә чакыртып алдыра. Девятаев С.П. Королёвка анда ракеталарның кайда ясалуын һәм кайдан җибәрелгәнлеген күрсәтә. Девятаев Пенемүндедән Брестка, аннары Невель шәһәренә күчерелә. Запастагы гвардия өлкән лейтенанты Девятаев шул елның ноябрендә Казанга кайта. Кулында капитан дипломы булса да, 1946 елда ул кыенлык белән генә Казан елга портына йөкче булып эшкә урнаша, тиздән капитан, аннары су асты канатлы пассажир судносы капитаны, остаз-капитан булып эшли. 1957 елда космик корабльләр генераль конструкторы С.П. Королёв һәм 3 тапкыр Советлар Берлеге Герое А.И. Покрышкин булышлыгы белән Девятаев аклана, аңа Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Девятаев исеме бөтен дөньяга таныла. 1990-еллар башында күпмилләтле Казан иҗтимагый-сәяси үзәге идарәсе әгъзасы. 1999-2002 дә «Татарстан яңарышы» («За возрождение Татарстана») республика иҗтимагый-сәяси оешмасының сәяси советы рәисе, ТР Ветераннар советы әгъзасы. Мордва Республикасы, Казан, Вольгаст һәм Циновичи (Алмания) шәһәрләренең мактаулы ватандашы.[1] Казан шәһәрендә бер урам һәм Казан елга техникумы Девятаев исемен йөртә, ул яшәгән йортка мемориаль такта куела. Тәрби поселогында Геройга музей ачыла.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Фәүзия (Муратова). Балалары: уллары Алексей, Александр, кызы Нелли.[2]
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1945 елның февралендә иптәшләре белән дошманның Хейнкель очкычын урлап алып китеп, фашист әсирлегеннән котылган Михаил Девятаевны беренче булып Казан елга портыннан Ян Винецкий эзләп таба, сораштыра, батыр күп мәртәбәләр сөйләгән әсирлектән котылу тарихына беренче булып ышана. Девятаев турында язган очеркын «Красная Татария» газетасы бастырырга батырчылык итмәгәч, «Литературная газета» хәбәрчесе Булат Гыйззәтуллин ярдәме белән әлеге газетада 1957 елның 23 мартында «Батырлык» (рус. Мужество) мәкаләсен бастыра[3]. Ике айдан (1957 елда) Михаил Девятаевка Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1975 елда Тәрбидә йорт-музее[d] ачылган.
- 2005 елда Казанның Вахитов районындагы Порт урамының бер өлешенә Девятаев урамы исеме бирелгән.
- 2020-2021 елларда «Девятаев»[d] нәфис фильмы төшерелгән (режиссер Тимур Бекмамбетов, консультант Александр Девятаев).
- 2021 елда Ырынбурда аның исемен йөртүче 39нчы мәктәп каршындагы скверда бюсты куелган.
- 2023 елда Казанда елга порты янында (Девятаев ур., 2) һәйкәле куела.[4]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.rg.ru/2012/07/04/reg-ufo/devyataev.html
- ↑ Вероника Словохотова, Сергей Щедрин. Девятаев Михаил, подлинная история подвига, рассказывает сын. Правмир, 21.06.2021(рус.)
- ↑ Татарстан халыклары ассамблеясы сайтында(үле сылтама)
- ↑ Казанда Девятаев һәйкәлен урнаштыру өчен урын сайланды – эшләр башланды. Татар-информ, 4.06.2023
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы видеофайллар | |
---|---|
Михаил Девятаев белән әңгәмә. Казан, 8 февраль 2002 г. |
- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Михаил Девятаев
- Побег из ада, или Подвиг мордвина из Торбеева
- YouTube сайтында Документальный фильм «Догнать и уничтожить. Побег лётчика М. Девятаева» (2002)
- Как побег из плена на самолете летчика Девятаева изменил ход войны 2014 елның 21 сентябрь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әлифба буенча шәхесләр
- 8 июль көнне туганнар
- 1917 елда туганнар
- 24 ноябрь көнне вафатлар
- 2002 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- ССРБ хәрби очучылары
- ССРБ офицерлары
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Жуков медале белән бүләкләнүчеләр
- Владимир Илья улы Ленин туган көненә 100 ел тулуны билгеләп үтү йөзеннән медале белән бүләкләнүчеләр
- «Мәскәүне саклау өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнүчеләр
- 2 дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар ордены» (АДҖ) ордены кавлерлары
- Пенза губернасында туганнар
- Бөек Ватан сугышы очучылары
- Казанның шәрәфле ватандашлары
- Бөек Ватан сугышында әсир төшкән совет хәрбиләре
- Арча зиратында җирләнгәннәр
- Мордовия Советлар Берлеге Каһарманнары