Кирам Сатиев
Кирам Сатиев | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Кирам Шәйхиҗан улы Сатиев |
Туу көне | |
Туу урыны |
ТАССР Актаныш районы Татар Ямалысы авылы |
Эшчәнлек еллары |
— |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
баянчы |
Кораллар |
баян |
Жанрлар |
баян өчен эшкәртмәләр |
Хезмәттәшлек | |
Бүләкләр | |
Милләт |
Кирам Сатиев, Кирам Шәйхиҗан (Шәйхиян) улы Сатиев (1955 елның 21 июле, ТАССР, Актаныш районы, Татар Ямалысы) — виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты. Казан дәүләт мәдәният институты концертмейстеры. Татарстанның халык артисты (2006).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Кирам Сатиев Әлфия Авзаловага, Илһам Шакировка уйный. |
1955 елның 21 июлендә Татарстан АССР Актаныш районы Татар Ямалысы авылында тугыз балалы музыка сөюче гаиләдә туган. Әтисе Шәйхиҗан һәм абыйлары матур итеп тальянда уйный, әнисе Сәгадәт җырлый. Сигезьеллык мәктәпне, Әлмәт музыка укуханәсенең балалайка классын (1974)[1], Казан дәүләт консерваториясенең халык музыка уен кораллары факультетын (1979) тәмамлаган. Ел ярым хәрби хезмәттә булган. 1981 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аккомпаниатор-концертмейстер булып эшли. Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага, Хәйдәр Бегичевка, Зөһрә Сәхәбиевага, Флера Сөләймановага, Рафаэль Ильясовка, Вафирә Гыйззәтуллинага, Габдулла Рәхимкуловка, Рәбига Сибгатуллинага, Хәнәви Шәйдуллинга, Хәмдүнә Тимергалиевага, Мирсәет Сөнгатуллинга[2] һ.б. җырчыларга уйный. Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты татар театр эстрадасы кафедрасында вокал буенча концертмейстер булып эшли[3].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Ике дистәгә якын җырга көй язган: «Төшләремә керәсең» (Фәнис Яруллин сүзләренә), «Син генә» (Зәки Нури), «Килдуразым» (Гөлшат Зәйнашева), «Йокы» (Ренат Харис), «Җырлар өйрән кушкаеннан» (Госман Садә) һ.б. Баянчылар иҗатын пропагандалый: баштарак Нияз Акмал белән «Татарстан хәбәрләре» газетасында «Татар гармунчылары» дигән рубрика алып бара. Соңрак гармунчылар хакында «Татар баянчылары» (1нче китап, 1996), «Ак баян» (2005)[4], «Консерватория. Армия. Филармония» (2009), «Актаныштан Америкага кадәр», «Татар баянчылары» (2нче китап) дигән китаплар бастыра, «Моңлы саз. Моңлы гомер», «Сагындым, бик сагындым» китапларының автордашы була. РФ төбәкләрендә, Америкада (Атланта, Вашингтон, Нью-Йорк, Сан-Франциско), Кытайда, Болгариядә, Чехиядә, Алманиядә, Финляндиядә, Төркиядә һ.б. илләрдә концертлар бирә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1992 Фәйзулла Туишев исемендәге конкурс (Казан) лауреаты - I премия[5].
- 1993 Татарстанның атказанган артисты
- 2006 Татарстанның халык артисты
- 2007 Г. Заволокин исемендәге «Играй, гармонь» конкурсының юбилей концертында (Мәскәү) уйнап, «Иң оста ун гармунчы» исемлегенә керә.
2007 елда Актаныш районы Татар Ямалысы мәдәният йортында К. Сатиевның музее ачыла.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Гөлшат Әдиҗан кызы, «Заря» кондитер фабригында эшләгән. Кызы Сәрия чит тел факультетын тәмамлап, ире һәм ике кызы белән Шотландиядә яши.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Знаменитые выпускники Альметьевского музыкального училища (колледжа) имени Ф.З. Яруллина, archived from the original on 2016-12-29, retrieved 2017-09-04
- ↑ «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте порталы(үле сылтама)
- ↑ Казан дәүләт мәдәният институты сайты, archived from the original on 2017-09-14, retrieved 2017-09-04
- ↑ Россия дәүләт китапханәсе сайты
- ↑ Гала-концерт XI Республиканского конкурса гармонистов имени Файзуллы Туишева, archived from the original on 2018-02-04, retrieved 2017-09-04
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар баянчылары (төзүчеләре Кирам Сатиев, Нияз Акмалов). Казан: Мәгариф, 1996. ISBN 5-7761-0446-7
- Баянчы Кирам Сатиев: Гармун моңын бер генә уен коралы да алмаштыра алмый. «Татарстан яшьләре», 2017 ел, 10 август.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайты 2017 елның 25 сентябрь көнендә архивланган.
- Кирам Сатиев белән әңгәмә. «Идел» журналы 2017 елның 14 август көнендә архивланган.
- Кирам Сатиев татар һәм рус җырларыннан попурри уйный (видео, 6:41)
- Кирам Сатиев татар халык көе «Сәрия»не уйный (видео, 3:50)