Nothing Special   »   [go: up one dir, main page]

Эчтәлеккә күчү

Кинематограф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кинематограф latin yazuında])
(Кино битеннән юнәлтелде)
Иске кинокамера

Кинемато́граф (кино, кина́[1], грек. κινημα — хәрәкәт һәм грек. γραφω — язырга, сурәтләргә; ягъни «хәрәкәтне сурәтләү»)  — хәрәкәт иткән рәсемнәрне берләштергән кеше эшчәнлеге төре. Кайсы бер вакытларда синемато́граф дип атала (фр. cinématographe). Кинематограф XIX гасырда барлыкка килә. Кызыклы фильмнар исемлеген ivi, Oko, Кинопоиск, Netflix, Megogo, Амедиатика кинотеатрларына карарга мөмкин.[2]

Кинематограф тарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1895 елда Париждагы Капуциннар бульварында «Гран-кафе» һинд салонында «Люмьер туганнар синематографы» беренче аклы-каралы фильм күрсәтә. Тамаша кылырга килүчеләр “Поезд килү”, “Эшчеләрнең фабрикадан чыгуы”, “Коендырылган су коючы” кыска метрлы фильмнарын карый.

Беренче чорда кино әле телсез, тавышсыз була. Анда актерлар бер сүз дә эндәшми, без бары хәрәкәтләр, мимика аша гына алар белән ни булганын аңлап барабыз. ХХ йөзнең 20 нче елларында киноның теле дә ачыла.

1899 елда фотограф Эдвард Реймонд Тернер төсле кино төшерү процессын патентлый.[3]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. http://matbugat.ru/news?id=1540
  2. Netflix кодеш категорияләре
  3. Төсле кинематография.