Алан (ансамбль)
Төньяк Осетиянең «Алан» дәүләт академия бию ансамбле | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр | |
Барлыкка килгән | |
Таркалган | |
Илләр | |
Шәһәр | |
Бүтән исем |
Төньяк Осетиянең дәүләт җыр һәм бию ансамбле (1938-1966) |
Тел | |
Состав |
60 биюче, 17 музыкант |
Элекке катнашучылар |
Татаркан Кокойты |
http://www.alandance.ru |
«Алан» (осет. Алан[1]), Төньяк Осетиянең Халыклар дуслыгы орденлы «Алан» дәүләт академия бию ансамбле (осет. Цæгат Ирыстоны Паддзахадон ансамбль «Алан») — Төньяк Осетиянең башкаласы Владикавказ шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. 1968 елдан «Алан» исемен йөртә. «Академия ансамбле» дәрәҗәсе бирелә (1997). Төньяк Осетиянең Коста Хетагуров исемендәге дәүләт премиясе (1989), РФ хөкүмәте премиясе (2005) лауреаты.
Сәнгать җитәкчесе (2011 елдан) — Эльбрус Кубалов, РФ атказанган артисты.
Ансамбльнең исеме үзгәреп тора:
- 1938-1966 Төньяк Осетиянең дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
- 1966-1968 Төньяк Осетиянең дәүләт халык биюе ансамбле.
- 1968-1997 «Алан» дәүләт халык биюе ансамбле.
- 1997-2012 «Алан» дәүләт академия халык биюе ансамбле.
- 2012 елдан «Алан» дәүләт академия бию ансамбле
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1938 елда осетин композиторы Татаркан Кокойтыга Төньяк Осетиянең җыр һәм бию ансамблен оештырырга кушыла[2]. Беренче артистлары — үзешчән артистларның республика бәйгесендә җиңүче төрле һөнәр ияләре була. Сәнгать җитәкчесе — Ахполат Аликов.
- 1939 — Чит өлкәләрдә (Украина ССР, РСФСР) беренче чыгышлары.
- 1941-1942 — Бөек Ватан сугышы башлангач, ансамбль эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр була.
- 1943—1945 — Е. Колесников җитәкчелегендә эшчәнлеген торгыза. Гөрҗистан ССР, Азәрбайҗан ССР, Дагстан АССР, РСФСРның Биштау, Кисловодск, Ессентуки шәһәрләрендә чыгышлары була.
- 1946—1949 — Ерак Көнчыгышта, Урта Азия республикаларында, Идел буе шәһәрләрендә гастрольләре уза.
- 1952-1967 — Чит илдә (АДР) беренче гастрольләре. Мәскәүдә «Осетин мәдәнияте һәм әдәбияты ункөнлеге»ндә, Ленинградта «Осетин мәдәнияте көннәре»ндә чыгыш ясый. Урта Азиядә, Казакъстан ССРда гастрольләре уза.
- 1974—1976 — Ленинград, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Себер, Уралда, Идел буе, Кавказ арты төбәкләрендә чыгышлары оештырыла.
- 1977—1985 — Берлин, Лейпциг, Дрезден, Амстердам, Праһа, София, Стокһольм, Кабул, Бәйрут, Бельгия, Үрдүн, Гыйрак, Италия шәһәрләрендә, Вьетнамда (1987-1990) гастрольләре.
- 1990—1996 — «Биш кыйтганың халыкара фестивале» (Дижон, Франция) — алтын медаль. Халыкара фестиваль (Аттина , Италия) — кубок.
- 2003—2004 — Кытайда, Россия шәһәрләре буйлап гастрольләре.
2012 елның 9 декабренда Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә концерты уза[3] .
Сәнгать җитәкчеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Кайсын Кулиев:
Әгәр дә осетиннар бер „Симд“ биюен генә уйлап тапкан булсалар да, аларны бөек милләт дип атап булыр иде |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бөтенроссия смотр-бәйгесе җиңүчесе.
- VI (Мәскәү), IХ (София), ХII (Мәскәү, 1985) Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивальләре —— лауреат.
- 1988 Халыклар дуслыгы ордены.
- 1989 Төньяк Осетиянең Коста Хетагуров исемендәге дәүләт премиясе.
- 2000 сәнгать өлкәсендәге «Алтын Аполлон» (Золотой Аполлон) премиясе.
- 2005 РФ хөкүмәте премиясе.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Л.Н. Грикурова. Осетинские танцы. Орджоникидзе: «Ир», 1963.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Алан» ансамбленың рәсми сайты
- «Алан» ансамбле ТО мәдәният министрлыгы сайтында 2016 елның 13 март көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Исеме алан кабиләсе исеменнән алынган
- ↑ Кокойты Татаркан
- ↑ Ислам порталында