Иналиф
№ п/п | Яңалиф-2 | Кириллица | Inalif | Inalif-2 |
---|---|---|---|---|
1. | A, a | А, а | A, a | A, a |
2. | Ә, ә | Ә, ә | A', a' | A', a' |
3. | B, b | Б, б | B, b | B, b |
4. | C, c | Җ, җ | C, c | C, c |
5. | Ç, ç | Ч, ч | Ch, ch | Ch, ch |
6. | D, d | Д, д | D, d | D, d |
7. | E, e | Е, е (э) | E, e | E, e |
8. | F, f | Ф, ф | F, f | F, f |
9. | G, g | Г, г | G, g | G, g |
10. | Ğ, ğ | — | Gh, gh | Gh, gh |
11. | H, h | Һ, һ | H, h | H, h |
12. | I, ı | Ы, ы | Y, y | I', i' |
13. | İ, i | И, и | I, i | I, i |
14. | J, j | Ж, ж | Zh, zh | J, j |
15. | K, k | К, к | K, k | K, k |
16. | Q, q | — | Q, q | Q, q |
17. | L, l | Л, л | L, l | L, l |
18. | M, m | М, м | M, m | M, m |
19. | N, n | Н, н | N, n | N, n |
20. | Ŋ, ŋ | Ң, ң | Ng, ng | N', n' |
21. | O, o | О, о | O, o | O, o |
22. | Ө, ө | Ө, ө | O', o' | O', o' |
23. | P, p | П, п | P, p | P, p |
24. | R, r | Р, р | R, r | R, r |
25. | S, s | С, с | S, s | S, s |
26. | Ş, ş | Ш, ш | Sh, sh | Sh, sh |
27. | T, t | Т, т | T, t | T, t |
28. | U, u | У, у | U, u | U, u |
29. | Ü, ü | Ү, ү | U', u' | U', u' |
30. | V, v | В, в | V, v | V, v |
31. | W, w | — | W, w | W, w |
32. | X, x | Х, х | Kh, kh | X, x |
33. | Y, y | Й, й | J, j | Y, y |
34. | Z, z | З, з | Z, z | Z, z |
"Иналиф" (ингл. Internet, тат. әлифба) - Интернетта куллану өчен латин нигезендә татар әлифбасы. Әлифба компьютер стандарт латин хәрефләре генә куллана.
Булдыру сәбәпләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2003 елның 10 декабрендә татар теле галимнары, санак технологияләре белгечләре, иҗтимагый оешмалары һәм Татарстан дәүләт вәкилләре инициаторлар төркеме төзеде. Расланган татар теленең кирил дә латин (Яңалиф-2) әлифбаларында күп өстәмә махсус хәрефләре бар һәм шушы хәл интернетта татар теленең куллануы кыенлыгы тудыра: махсус программалар, төймәсар җәеме урнаштырырга кирәк. Татарстан Фән Академиясе 2003 елда Иналиф әлифбасы тәкъдим итте.
Иналиф-1
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәкъдим ителгән әлифба киләсе таләпләргә җавап бирә:
- стандарт латин санак төймәсары кулланыла, өстәмә программа ресурсларының кирәклеге юк
- дөньяда гомум кабул ителгән билгеләр кулланыла
- Яңалиф-2 ка якынлыгы
Иналиф-1 әлифбасында махсус татар хәрефләренә юлөсте билге билгесе кулланыла, шулай итеп: ә — a', ө — o', ү — u'. Махсус тартык фонемнар өчен h операторы кулланыла: ч — ch, ж — zh, ш — sh, х — kh; гъ — gh; ң — ng. Яңалиф-2 тә аерма куела: й — j , ы — y
Ләкин Иналиф-1 куллану тәҗрибәсе Гомум Төрек әлифбасы белән туры килмәве күрсәтте, һәм фонетик конфликты тудырды: мәсәлән: күңел - ku'ngel - күн гел, янга - yanga - яңа . Тәнкыйтьләгәннән соң дөресрәк Иналиф-2 тәкъдим ителде.
Иналиф-2
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иналиф-2 әлифбасында махсус татар хәрефләренә юлөсте билге билгесе Иналиф-1 та кебек кулланыла ә — a', ө — o', ү — u', һәм Гомум Төрек әлифбасы туры килгән өчен ы — i' , й — y, ж — j, х — х, фонетик конфликты чишелә: ң — n', махсус тартык фонемнар өчен h операторы кулланыла: ч — ch, ш — sh, гъ — gh, рус алынмалар өчен: ц — ts, щ — sch, я — ya, ю — yu, ё — yo.
Язу мисалы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Inalif-1 | Inalif-2 | Хäzerge Latin imläse | Кирил имләсе |
---|---|---|---|
Barlyq keshela'r da' azat ha'm u'z abrujlary ha'm khoquqlary jaghynnan ting bulyp tualar. Alargha aqyl ha'm wo'cdan birelga'n ha'm ber-bersena' qarata tughannarcha mo'nasa'ba'tta' bulyrgha tieshla'r. | Barli'q keshela'r da' azat ha'm u'z abruylari' ha'm xoquqlari' yaghi'nnan tin' buli'p tualar. Alargha aqi'l ha'm wo'cdan birelga'n ha'm ber-bersena' qarata tughannarcha mo'nasa'ba'tta' buli'rgha tieshla'r. | Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. | Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр. |
Иналиф-2 һәр компьютерда татар текстлары язарга мөмкинлек бирә. Иналиф нигезендә Татар Онлайн Сүзлеге 2013 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган. ясалган. Иналиф имләсе - техник әлифбалары булып торалар, гади латин төймәсарында нигезләнгән Иналиф имләсе компьютер технологияләрендә киң кулланып була (Эзләү, операцион системалары, SQL, Perl, PHP, Oracle санак телләрендә, һәр яңа гаҗетләрдә).
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Inalif» 2009 елның 10 март көнендә архивланган.
- Inalif2 2007 елның 26 октябрь көнендә архивланган.
- Закон Республики Татарстан № 2352 от 15 сентября 1999 «О восстановлении татарского алфавита на основе латинской графики»(үле сылтама)