Енә
Енә | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Енә авыл җирлеге[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Енә авыл җирлеге[d][1] |
Халык саны |
406 (2002)[2], 386 (2010)[2] |
Почта индексы | 431023 |
Енә – Мордовия Республикасы Тәрби районындагы борынгы татар авылы. Юнка (Енә) елгасы буенда урнашкан.
Авылга нигез салыну датасы тарихта калмаган. Авыл янында 1253 елда куелган кабер ташы бар.
1914 елда Краснослободск өязенең Тат.Юнки авылында 191 йортта 1750 кеше яши.[3]
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1914 елда Енәдә башлангыч мәктәп ачыла. Балаларны укытырга Уфадан Кәрим Әмири чакыртыла, 1917 елга кадәр эшли. Инкыйлабтан соң 4-еллык мәктәп булып кала. Урта белемнә төгәлләргә Усть-Рахмановка авылына йөриләр. 1936 елда мәктәп 7-еллыкка әйләнә. Мәктәп 1917 елда Америкага киткән бай Агишев Гомәр йортында урнаша. 1962 елда – 8 еллыкка, 1989 елда тулы булмаган урта (9-еллыкка) әйләнә. 2010 елда 35 бала укыды. Татар теле һәм әдәбияты барлык сыйныфларга атнага 4-5 сәгать керә. Мәктәпнең үз ярдәмче хуҗалыгы бар.
2009 елда Енәдә якташлары Шамил Тарпищев катнашлыгында мәктәпкә терәп салынган физик культура-сәләмәтләндерү комплексы ачылды.
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әхмәт Китаев (1925-1996) – рәссам
- Али Акыш
- Гафур Коләхмәтов – соңгы елларын яшәгән, кабере авыл зиратында
- Шәмсия Апакай (Дәүшева – 1914-2007) – АКШта татар эмиграциясенең күренекле вәкиле[4]
- Хөсәен Тарпищев (1894-1937) — ТАССР финанс халык комиссары (1930).
- Камил Чумарин (1940-2018), эшмәкәр.
Тарихчы Надир Дәүләтнең атасы Ибраһим Дәүләткилдиев Йенәдә туган.