Джон Декриц Олысы
Җенес | ир-ат[1][2] |
---|---|
Ватандашлык |
Фландрия[d] Англия патшалыгы[d] |
Туу датасы | 1551[2][3] |
Туу урыны | Антверпен, Брабант[d], Һабсбург Нидерландлары[d][2] |
Үлем датасы | 1642[4][3][2] |
Үлем урыны | Лондон, Англия патшалыгы[d][2] |
Һөнәр төре | рәссам |
Башкарган вазыйфа | Serjeant Painter[d] |
Активлык урыны | Англия, Париж[2] һәм Лондон[2] |
Жанр | марина[d][5] һәм портрет[d][5][2] |
Әсәрләр җыентыгы | Прадо[d], Национальные галереи Шотландии[d], Йельский центр британского искусства[d], Национальная портретная галерея[d], Национальная портретная галерея Шотландии[d], Национальный морской музей[d], Монтакьют-Хаус[d], Hatchlands Park[d], Museo de la Trinidad[d], Bolton Museum[d], Государственная художественная коллекция[d], Даличская картинная галерея[d] һәм Royal Albert Memorial Museum & Art Gallery[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Файлы артиста по адресу | Frick Art Research Library[d] |
Commons Creator бите | John de Critz the Elder |
Джон Декриц Олысы Викиҗыентыкта |
Джон Декриц Олысы, шулай ук Джон де Криц (инглиз телендә: John de Critz, John Decritz; 1551 яки 1552 ел, Антверпен — 1642 елның 14 маеннан соңрак түгел, Лондон) — Англиядә Яков I һәм Карл I корольләре сарай яннарында эшләгән фламанд килеп чыгышлы рәссам-портретист.
Тормышы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бала буларак әле районында испаннар һәм баш күтәргән Нидерланд яшәүчеләре арасында сугыш барган Антверпеннан Англиягә китерелгән булган. Художество белемен шулай ук Лондонда эмиграциядә яшәгән фламанд живописецы Лукас де Хере остаханәсендә алган. 1950-нче еллар ахырында Декриц Лондонда ирекле рәссам буларак үз остханәсен ача. 1603 елда ул король “сержант-рәссамы” (Serjeant Painter) почётлы дәрәҗәсен ала. Сарай янында бу вазифаны ул башта Леонард Фрайер белән бергә биләп тора, ә 1610-1619 елларда – Роберт Пик белән бергә. 1642 елның 14 маенда Лондонда күмелгән. Джон Декрицның иҗади мирасы булып беренче чиратта король гаиләсе һәм аңа замандаш булган Англиянең югары чиновникларның портретлары тора. Serjeant Painter буларак ул шулай ук башка осталарның картиналарыннан күчермәләр ясарга, үз живописе белән король сарайларын, кареталарын һәм көймәләрен бизәргә һәм төрле бәйрәм церемонияләре өчен декорацияләр барлыкка китерергә тиеш булган.
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аның улларыннан өчесе мәгълүм: шулай ук сарай яны рәссамы булган Джон Декриц Кечесе (1599 елга кадәр — 1642 елдан соң), Томас (1607—1653) һәм Эммануэль (1608—1665). Соңгы икесе шулай ук живописецлар булган.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Король Яков I портреты (як. 1606 ел)
-
Френсис Уолсингем (1587)
-
Роберт Сесил, 1-енче Солсбери графы (як. 1602)
-
Королева Анна Данияле портреты (як. 1605 ел)
-
Уильям Паркер, 4-енче Монтигл бароны, 11-енче Морли бароны (як. 1615 ел).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Record #18339817 // VIAF — [Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 RKDartists
- ↑ 3,0 3,1 Artsy — 2009.
- ↑ John de, the elder Critz
- ↑ 5,0 5,1 https://www.nationalgalleries.org/art-and-artists/artists/john-de-critz