Nothing Special   »   [go: up one dir, main page]

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены

«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденыТатарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге. Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары өчен, җәмәгать тәртибен саклауда батырлык һәм түземлек күрсәткән өчен бүләкләнәләр.

Орден

"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденына лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагын йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Русия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре булганда, алардан соң урнаштыралар.

Кавалерлар