Nothing Special   »   [go: up one dir, main page]

Зөфәр Рәмиев

әдәбият галиме, текстолог

Зөфәр Рәмиев - әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы (2002), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2009). 1938 елның 25 июнендә Кама Тамагы районы Уразлы авылында туган. Казан университетын тәмамлый (1967). 1970 елдан Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында: текстология төркеме җитәкчесе (1976–2006), бер үк вакытта кулъязмалар һәм текстология бүлеге мөдире (1996–1997), директор урынбасары (2002–2004), текстология бүлеге мөдире (2007–2012), Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре (2014–2018), әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре (2019 елдан).

Зөфәр Рәмиев
Туган телдә исем Рәмиев Зөфәр Зәйни улы
Туган 25 июнь 1938(1938-06-25) (86 яшь)
ТАССР, Кама Тамагы, Уразлы авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим, текстолог
Эш бирүче Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Бүләк һәм премияләре филология фәннәре докторы (2002), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2009)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Зөфәр Рәмиев Викиҗыентыкта

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

Мәҗит Гафури (1980, 1 т.; 1983, 3 т.), Фатих Әмирхан (1989, 3 т.), Нәҗип Думави (1985), Сәгыйть Сүнчәләй (2005), Муса Җәлил (1–5 т., 2006), Габдулла Тукай (2006, 2 т.), Г.Сөнгати (2007) әсәрләрен басмага текстологик әзерләү эшендә катнаша, «Татар шигърияте: XX гасыр башы» (2004) антологиясен төзи. З.З.Рәмиев Гаяз Исхакыйның унбиш томлык (1998–2014; редколлегия әгъзасы, 6–15 томнарны төзүчеләрнең берсе һәм фәнни мөхәррире) һәм Габдулла Тукайның алты томлык (2016; редколлегия әгъзасы, төзүчеләрнең берсе, фәнни мөхәррир) академик басмаларын текстологик әзерләү белән җитәкчелек итә. Г.Тукай, М.Гафури, Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Хәким, Ш.Маннур, Ә.Давыдов иҗатларына, текстология мәсьәләләренә, ХХ йөз башы татар әдәбиятына, туган төбәкне өйрәнүгә багышланган хезмәтләр авторы. «Габдулла Тукай» энциклопедиясен төзү төркеме җитәкчесе (1996 елдан) һәм баш мөхәррире (2016).

Бүләкләре

үзгәртү

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2016). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

үзгәртү
  • ХХ йөз башы татар әдәбияты: авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре. Казан, 2000;
  • Тукай һәм замандаш әдипләр. Казан, 2004;
  • Уразлы (Уразлино, Иске Каратай) авылы үткәненнән. Казан, 2004;
  • Әдәбиятчы-текстолог язмалары. Казан, 2014;
  • Текстология татарской литературы начала ХХ века. Казан, 2008.

Чыганаклар

үзгәртү