Nothing Special   »   [go: up one dir, main page]

Эчтәлеккә күчү

Висла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Висла latin yazuında])
Висла
География
Ил Польша
Координатлар 49°36'21"тн, 19°0'13"кнч, 54°21'42"тн, 18°57'7"кнч
Tarddiad Barania Góra Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Гданьск култыгы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 198 500 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 1047 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 1080 м³/с Edit this on Wikidata
Llynnoedd Czerniańskie Lake, Goczałkowice Reservoir, Włocławek Reservoir Edit this on Wikidata
Карта

Ви́сла (пол. Wisła, лат. Vistula) — Польшаның иң озын һәм мөһим елгасы. Шулай ук Балтыйк диңгезнең иң озын һәм су күләме буенча икенче елга. Висла елгасы озынлыгы 1047 км, бассейн мәйданы — 198,5 мең км².

Көнбатыш Карпат тауларыннан башланып, Балтыйк диңгезенең Гдәнск култыгына дельта хасил итеп коя. Эре кушылдыклары: уң — Дунаец, Вислок, Сан, Көнбатыш Буг һ. б.; сул — Пилица, Брда. Висла башланган урыныннан 40 кмны тау арасыннан, Пшемша койганнан соң тигезлектән ага.

Висла— Пүлшәнең мөһим транспорт мәгистрәле. Кою урыныннан 940 километрда көймәләр йөрешле. Висла каналлар аркылы Неман, Днепр, Одра елгалары белән бәйләнгән. Висла буенда Варшава, Краков, Плоцк, Торун шәһәрләре, дельтасында Гдәнск шәһәре урнашкан.